Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 8нче көнендә (21нче декабрьдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленумы үтте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге утырыш эшендә аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, аларның ярдәмчеләре һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә төп сорау буларак Татарстан мөфтиятенең һәм аның карамагындагы оешмаларның 2023нче ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2024нче елга бурычлар билгеләнде.
2023нче елга йомгак ясап, Мөфти Нәзарәт эшчәнлегендә чагылыш тапкан мөһим вакыйгаларны атады: Фәләстыйндәге дин кардәшләребезгә каршы геноцид, Россиядә ислам финансларын эшләтеп җибәрү буенча экспериментның башлануы һәм Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы.
Камил хәзрәт, быелның 1нче сентябреннән Татарстанда, Дагыстанда, Чечняда һәм Башкортостанда ислам банкингын кертү буенча эксперимент гамәлгә керүен искә төшерде. Ул Диния Нәзарәтендә һәм Россия ислам институтында бу эш күп еллар элек башланганлыгын, экспериментка кадәр үк Татарстанда ислам финанслары буенча белгечләр әзерләнүен билгеләп үтте. Мисал өчен, бүгенге көндә Татарстаннан AAOIFI сертификаты булган 8 белгеч эшли. Россиядә алар – барлыгы 11 кеше. AAOIFI – ул Ислам финанс оешмалары бухгалтерлык хисабы һәм аудиты халыкара оешмасы. Белгечләр РИИда әзерләнде, чөнки 2018 елда биредә AAOIFIның рәсми вәкиллеге һәм имтихан алу үзәге эшли башлады. Моңарчы исә, 2008 елда РИИда Россия Ислам Икътисады һәм Финанслар Үзәге эшли башлады.
– Белгечләр РИИда әзерләнсә, Диния Нәзарәтенең Голамәләр Шурасында алар хезмәт куя. Голамәләр 7 финанс оешмасы белән берлектә барлыгы 10 хәләл банк продукты эшләп чыгарып, хәзер аларга даими күзәтү, ягъни тышкы аудит алып бара: дөрес сатыламы алар, шәригать шартлары бозылмыймы, хәрәм акчалар белән буталмыймы һ.б. Алдагы елларда 5 банк продукты эшләнгән иде, быел тагын 5-се гамәлгә кертелде. Болар: “Ак барс капитал” каршында Пай инвестиция фонды; “Иджара лизинг” җәмгыяте белән лизинг; Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты өчен вакф буларак, Хәйрия эндаумент-фонды; дәүләти булмаган пенсия тупланмасы фонды һәмәм “Ак Барс Банк” белән берлектә ислам факторингы. Җыеп әйткәндә, бездә мөселманнарның нигезле ихтыяҗларын үтәрдәй барлык продуктлар да эшләнде. Моңарчы, ипотека, банк картасы, өлешләп түләү һәм инвестиция мөмкинлекләре тудырылган иде, – дип аңлатты Мөфти.
Үтеп баручы елда мөфтиятнең иң мөһим казанышларыннан Камил хәзрәт үз чыгышында шулай ук Фәләстыйндәге фаҗигале вәзгыятьтән Нәзарәтнең читтә калмаганлыгына да басым ясады: «Бу сугыш бездән ерак барса да, без аны йөрәккә якын алабыз. Ул, билгеле, быел гына башланмады, ә күп еллар дәвам итте: Фәләстыйндагы дин кардәшләребез озак вакыт дәвамында геноцидка тартыла, ләкин быел гына моңа бөтен дөньяның күзе ачылды. Бу вакыйгалар Нәзарәтнең эшчәнлегендә кагылмыйча китә алмады». Бу уңайдан Мөфти имамнарны мәчетләрдә Фәләстыйнны искә алудан туктамаска, халык белән бергә булырга, бергә дога кылырга, ярдәм җыярга, вәгазьләрне андагы вәзгыятькә багышларга чакырды. Ул шулай ук Нәзарәтнең «Зәкят» Хәйрия фондында бүгенге көндә Газзәдәге дин кардәшләргә ярдәмгә 55 млн сум җыелун хәбәр итте һәм аларны максатлы һәм гадел рәвештә тотарга кирәклеген ассызыклады: «Ярдәм, һичшиксез, Газзәгә барып ирешергә тиеш!». Мөфти “Зәкят” хәйрия фондына, имам-мөхтәсибләргә, хәзрәтләргә ярдәмнәр туплауда күрсәткән тырышлыклары өчен рәхмәт җиткерде.
Камил хәзрәт Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында эшләнгән хезмәтләргә дә тукталып, бу өлкәдәге аерым казанышларны билгеләп үтте: китаплар басылу, иҗади бәйгеләр үтү, зурлап Хәтер көне үткәрелү, мөхтәсибәтләрдә сабантуйлар, фестивальләр уздырылу, РИИда татар теле буенча олимпиада оештырылу белән беррәттән, Татарстанда беренче тапкыр Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхәбәләренең асыл ядкәрләре күргәзмәсе ачылды, Мисырның Каһирә шәһәрендә мәшһүр татар галиме Муса Бигиев каберенә истәлек билгесен куелды һәм Татарстанда мәдрәсәләр татар телендә укытуга күчерелде.
Үткән елда Нәзарәт Коръән өлкәсендә дә зур эш башкарды. Бу өлкәдә беренче итеп Камил хәзрәт яңартылган “Казан басмасы” мүсхәфен бастырылып чыгуын атады, икенчедән, кулъязма Коръәнне әзерләүнең уңышлы дәвам итүен һәм бу эшнең куелган сроклардан алда баруын искәртте.
Үзенең чыгышында Мөфти хәзрәт җәмгыятьтә динара һәм милләтара татулыкны саклап калу максатында Нәзарәт тарафыннан берничә актуаль мәсьәлә күтәреп чыгарылуны да искә алды. Мисал өчен, хиҗаб киюне тыю, намаз бүлмәләрен һәм мәчетләрне ябу кебек сорауларга карата тәнкыйть белдерелгән иде.
Камил хәзрәт Нәзарәтнең 2024нче елда берничә өстенлекле юнәлешкә игътибарны арттыру бурычын да куйды.
Алар арасында ул Ислам финансларын үстерүне, Halal Life style концепциясен үстерүне, гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне һәм мигрантлар белән эшләүне атады һәм барлык мөхтәсибләрне һәм нәзарәтнең оешма җитәкчеләрен шушы өлкәләргә игътибар биреп эшләргә чакырды. Моннан тыш, хәзрәт 2024 елны Нәзарәттә “Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы” дип игълан итәргә тәкъдим итте:
– Россиядә Гаилә елы игълан ителде, ә безнең казыйлар гаилә кыйммәтләрен саклауда бик зур эш башкаралар. Шушы эшне көчәйтеп, аңа барлык мөхтәсибләрне һәм имамнарны да җәлеп итәргә кирәк. Шул ук вакытта хәләл яшәү рәвеше мәсьәләсе дә Нәзарәт өчен бик мөһим булып кала бирә. Аны игътибардан чыгарырга ярамый, республикабыз мөселманнар яшәсен өчен иң уңайлы урын булып калырга тиеш. Halal Life style үз эченә бик киң мәгънәне ала: ул – инфраструктураны да, ислам финансларын да, мөселман базары үсешен дә, гаилә һәм әхлак мәсьәләләрен дә күздә тота. Гаилә – мөселман өчен хәләл, гаиләне ул хәләл акчалар һәм хәләл ризык белән тәэмин итәргә, балаларына тиешле хәләл тәрбия бирергә, гаиләсен хәләл яшәү рәвешендә яшәргә өйрәтергә тиеш.
Мөфтинең тәкъдимен Пленум, шул исәптә Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та бертавыштан хуплады.
Утырыш барышында шулай ук Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин дини уку йортларында кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырып узды, бүгенге көндә мөселман мәгариф системасындагы актуаль мәсьәләләргә тукталды, болар – татар телле имамнар әзерләү, кадрлар резервын булдыру, дини уку йортларын финанслау һәм түләүле укуга күчү буенча сораулар. Пленумда 2023нче елда тормышка ашырылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Голәмәләр шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил Зөфәров, Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов чыгыш ясады һәм 2024нче елга планнар белән уртаклашты.