Тукай мөхтәсибәтендә имамнарның хисап җыелышы узды

27 декабрь 2023 ел 13:12
Тукай мөхтәсибәтендә имамнарның хисап җыелышы узды

Җөмәдәл-ахыр аеның 13 нче көнендә (26 декабрь) Тукай районы Биклән авылы мәчетендә мөхтәсибәтнең йомгаклау хисап җыелышы узды. Ул изге Коръән укудан һәм дога кылудан башланып китте.

Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөферов, имамнарны Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, үгет-нәсихәт сүзе белән чыкты, имамнарның сорауларына җавап бирде. Аннары Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәубанов узып баручы елга йомгак ясады. Киләсе елның ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Гаилә һәм хәләл тормыш рәвеше елы” дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, Инсаф хәзрәт үзенең чыгышында 2024 елда Тукай мөхтәсибәтенең өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту мәсьәләләре зур урын алып тора. Шулай ук Инсаф хәзрәт мөхтәсибәтнең алты имам-хатыйбына – шәһадәтнамәләр, районның Биклән, Калмаш, Күзкәй, Боерган, Теләнче-Тамак, Кувады, Иске Ерыклы авыллары мәхәлләләренә актив һәм нәтиҗәле эш өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Җыелышта шулай ук Биклән авылы мәчете имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт Ахунов Тукай мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы рәисе итеп билгеләнде.

Фотосурәтләр: Тукай мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана