2023нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 248 борынгы китапка баеды

28 декабрь 2023 ел 08:46
2023нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 248 борынгы китапка баеды

2013нче елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2023нче елда шактый баеды – күпчелеге 1913нче елга кадәр Казанда, Оренбургта, Уфада нәшер ителгән 248 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханә сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1719 исемдәге борынгы китапны (1877 томга якын) үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәрге классик хезмәтләре дә бар.

Сайтта сирәк, моңа кадәр очрамаган басмалар урнаштырылган. Аларның 80% – иске татар телендә. Китаплар арасында тәфсирләр, хәдис җыентыклары, әхлак, ислам нигезләре буенча басмалар бар. 

Борынгы китаплар шәхси коллекцияләрдән килеп ирешкән.

Darul-Kutub.com проекты, ТР Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты көче белән татар дини мирасын саклау һәм аны өйрәнү, радикаль идеологияләргә мәгълүмати яктан каршы тору, шулай ук мөселманнарны хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән тәэмин итү максатыннан актив үстерелә. Сайт кыйммәтле хезмәтләрне табып укырга һәм бушлай йөкләп күчереп алырга мөмкинлек бирә. Сайтның бизәлеше барлык шәхси компьютерлар, смартфоннар һәм планшетлар өчен җайлаштырылган. Электрон китапханәдәге хезмәтләрне авторлар, китап исеме һәм категорияләре буенча эзләп була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:45
Кояш чыга
7:59
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100