Урыссу укучылары гарәп теле буенча республикакүләм олимпиада призерлары булды

22 гыйнвар 2024 ел 09:28
Урыссу укучылары гарәп теле буенча республикакүләм олимпиада призерлары булды

19-20нче гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” ООК базасында IX-XI сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабында Урыссуның 3нче мәктәбендә укучылар – Фазлыева Альбина (XI сыйныф) һәм Таҗиева Алия (сыйныф) катнашты. Алар шул ук вакытта “Фәнис” мәдрәсәсендә көндезге бүлектә II курста белем алалар.

Укучыларны республикакүләм олимпиадага “Фәнис” мәдрәсәсенең гарәп теле укытучысы, РИИ һәм БИАны тәмамлаган Ризвон Шәропов әзерләде. Гарәп теле мөгаллименә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән грамота тапшырылды. Әйтергә кирәк, олимпиадада урыссулылар туган теле гарәп теле булган укучыга гына бирешеп, Фазлыева Альбина – II һәм Таҗиева Алия III урынны яулады. Урыссу кызлары мәдрәсәгә укырга килгәнче гарәп алфавитын да белмәгән. Алар бары “Фәнис” мәдрәсәсендә укып гарәп телен өйрәнгәннәр. Бу – Татарстан мәдрәсәләрендә гарәп теле укыту методикасы югары дәрәҗәдә булу турында сөйли.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана