Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды
23 гыйнвар 2024 ел 16:17
Соңгы яңалыклар
РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин исеменә дәвалану өчен акча тапшырды. Акча җыю дәвам итә
24 сентябрь 2021 ел 14:27
Мәскәү мөселманнары игътибарына: "Хозур" басмаларын 4 көн буе башкалада сатып алып булачак
24 сентябрь 2021 ел 09:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы