Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды
23 гыйнвар 2024 ел 16:17
Соңгы яңалыклар
Мөфти Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аша мөрәҗәгать белән чыкты
29 август 2020 ел 14:31
Мөфти ТР Президенты каршындагы татар телен саклау мәсьәләләре буенча Комиссия составына кертелде
29 август 2020 ел 13:13
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп букчалары өләште
28 август 2020 ел 16:28
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы