Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды
23 гыйнвар 2024 ел 16:17
Соңгы яңалыклар
Мөселман мәгариф оешмаларында кабул итү кампаниясе башланды. Инстаграмда махсус туры эфирлар бара
26 июнь 2020 ел 10:10
Мөфти Татарстан төзелүнең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
25 июнь 2020 ел 16:37
“Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясенә Татарстан районнары кушылды. Чүпрәле мөхтәсибәте 1,7 тонна кәгазь җыйды
25 июнь 2020 ел 11:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы