Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды
23 гыйнвар 2024 ел 16:17
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтияте Казанда Б. Шаһиди урамындагы приютны үз канаты астына алды һәм өйсез калганнарга ярдәм җыюны игълан итте
08 июль 2020 ел 09:11
Чечен Републикасы башлыгы вәкиле Татарстан мөфтие резиденциясендә: “Эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт!”
06 июль 2020 ел 15:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы