“Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете кышкы уеннарга чакыра

24 гыйнвар 2024 ел 10:39
“Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете кышкы уеннарга чакыра

Раҗәб аеның 17нче көнендә (28нче гыйнвар көнне) Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте “Саф һава – тәнгә дәва!” дип исемләнгән кышкы ял итү уеннары оештыра. Әлеге чара Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында мөхтәсибәт тарафыннан оештырыла. Үткәрү урыны – узган елны үз ишекләрен ачып җибәргән “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете. 

Биредә әзерләнгән мәйданчыкларда иртәдән алып өйлә намазына кадәр гаилә белән килеп (кече яшьтәге балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр) һәркем спорт төрләрендә шөгыльләнә, саф һавада актив уеннарда катнаша, вакытын файдалы һәм күңелле итеп уздыру мөмкинлегенә ия булачак. Мәчет янәшәсендә ир-атлар, хатын-кызлар, балалар зоналары, чаңгы юллары, туклану урыннары һ.б. хәстәрләнде.

Спорт шәһәрчеге, ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен эстафеталар үз эшен иртәнге тугызда башлап җибәрәчәк. Дәрәҗәле кунаклар катнашында гаилә бәйрәменең рәсми ачылышы көндезге унга билгеләнгән. Кульминацион мизгел – чаңгы ярышы. Ул 10-14 яшьлек балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәреләчәк. Мәктәп яшендәге кызлар өчен квест, Казанның иң яхшы хәләл кафеларыннан камыр ашлары, кайнар чәй, кофе, снегоходларда йөрү кебек күңел ачу чаралары көтелә. Спорт көненең абсолют җиңүчесенә тәкә тапшырылачак. 

Кышкы ял уеннарына теләгән һәркем – казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары чакырыла.

“Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчетенең адресы: Имәнлек ур., 2в (“Дубравная” метро станциясе).

Белешмәләр өчен телефон: +7 950 945-01-58.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана