Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

30 гыйнвар 2024 ел 12:03
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Раҗәб аеның 19нчы көнендә (30нчы гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халык кабул итү көнен уздырды. Көннең беренче яртысында Мөфти хәзрәт төрле гозерләр белән килгән кардәшләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды.

Мисал өчен, Биектау районы Өбрә авылы мәчете имам-хатыйбы Рафис хәзрәт Гарифуллин мәчетнең эшчәнлеге, авыл халкын дингә тарту һ.б. турында сөйләп узды. Авыл кечкенә булуга карамастан (кыш көне бары 30лап йортта кеше тора), биредә тормыш кайный. Имам-хатыйб мәчет эшчәнлеген киңәйтү планнары турында сөйләде: җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән – биредә җәй көне мәчеткә өстәп янкорма төзү ниятләнә. 4х5 метр зурлыгында салу ниятләнгән агач бинада киләчәктә дин нигезләре буенча белем биреләчәк. Имам-хатыйбның тагын бер изге хыялы бар: мәчет янәшәсенә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 85 авылдашның исемлеге язылган мәрмәр плитә урнаштыру – башкалардан аермалы буларак, дога кылу өчен мәрхүмнәрнең әтиләренең исеме дә урын алачак. Биредә ел саен 9нчы майда авылдашлар катнашында дога кылу чарасы үткәрелә. Рафис хәзрәт ассызыклап узганча, Өбрә авылы танылган композитор Салих Сәйдәшевның туган җире, биредә аның музее эшли. Кунакка килгән милләттәшләребез мәчеткә кереп намазлар укый, догалар кыла. Мөфти Рафис хәзрәткә, өлкән яшьтә булуына да карамастан, актив һәм тырыш булуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, очрашу истәлеге итеп “Хозур” нәшриятында басылган китапларны бүләк итте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана