Бүген – Бөтендөнья хиҗаб көне

01 февраль 2024 ел 10:07
Бүген – Бөтендөнья хиҗаб көне

Бүген – Бөтендөнья хиҗаб көне. Ул җәмәгатьчелекнең игътибарын төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында үзара хөрмәт һәм сабырлык күрсәтү идеяләренә, шулай ук исламның күркәм кыйммәтләренә һәм традицияләренә җәлеп итә. 

Һичшиксез, әгәр дә хатын-кызларның сәяси, икътисади, шәхси һәм социаль хокуклары өчен көрәшүче затлар хиҗабның чын асылын һәм фазыйләтләрен белсәләр, алар, әлбәттә, мөслимәләрнең дә дин кушканча киенү хокукларын яклап чыгар иде. Аллаһ Коръәндә болай ди:


يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ قُل لِّأَزْوَاجِكَ وَبَنَاتِكَ وَنِسَاء الْمُؤْمِنِينَ يُدْنِينَ عَلَيْهِنَّ مِن جَلَابِيبِهِنَّ ذَلِكَ أَدْنَى أَن يُعْرَفْنَ فَلَا يُؤْذَيْنَ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا

«И, Нәби! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм иман китерүчеләрнең хатыннарына әйт, җилбабларыннан (бер өлешенә төренеп, икенче) бер өлешен (әгъзаларының шәкелен билгеле итмәслек итеп) өсләренә салсыннар. Бу аларның (җарияләрдән һәм Ислам тыйган кайбер түбән гамәлләр кылган хатыннардан аерылып) танылулары һәм (начар кешеләр тарафыннан) мыскыл ителмәүләренә якынрак (гамәл). Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле».

Хиҗаб хатын-кызның намусын, чибәрлеген һәм сафлыгын саклый, аның мөселман җәмгыятендәге югары дәрәҗәсен һәм тоткан урынын, күркәм холкын һәм әдәплелеген күрсәтә. Шул ук вакытта хиҗаб кигән мөслимә үз әтисе һәм хәләл җефетенең яклаулары астында булуына ла ишарәли. Хиҗаб ир-атларны хатын-кызга карата җитди мөнәсәбәттә булырга этәрә һәм аның янында үзләрен тәртипсез тотудан тыеп кала.

Кадерле мөслимәләр! Аллаһы Тәгалә хиҗабтагы һәр адымыгыздан разый булсын һәм аның өчен сезне Җәннәт белән сөендерсен!

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана