Югары Ослан мөхтәсибәтендә Хиҗаб көне билгеләп үтелде

02 февраль 2024 ел 16:39
Югары Ослан мөхтәсибәтендә Хиҗаб көне билгеләп үтелде

Кичә Югары Ослан мөхтәсибәте Бөтендөнья хиҗаб көненә багышлап хатын-кызлар өчен очрашу үткәрде. Әлеге чара Югары Осланның “Салихҗан” Үзәк мәчетендә узды.

Очрашу Югары Ослан районының өлкән абыстае Хәния ханым Гафиатуллина тарафыннан Коръән аятьләре укып, дога кылып башланды. Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлшат ханым Җиһаншина “Нәрсә ул хиҗаб һәм яулык, аның тормыштагы әһәмияте” дигән темага презентация ярдәмендә чыгыш ясады. Әлеге теманы рус телендә Югары Ослан районының үзәк китапханәсеннән Любовь Таҗиева дәвам итте – кунаклар арасында башка милләт вәкилләре, катнаш гаиләләрдән мөслимәләр дә бар иде.

Югары Ослан районының “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Әлфия ханым Минһаҗеваның, Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге җитәкчесе Гөлгенә ханым Дәүләтшинаның, “Хәзинә” төркеме мөнәҗәтчеләренең  чыгышын  чарада катнашучылар бик җылы кабул итте. Югары Ослан гимназиясе һәм урта мәктәбеннән чакырылган кечкенә мөслимәләр өчен мәдәният йорты хезмәткәре Сиринә ханым Гәрәева кул эшләре буенча, ә Ләйсән ханым Гайнетдинова яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрде. Балалар бүләккә бирелгән яңа баш яулыкларына, лалә чәчәкләренә һәм баллы күчтәнәчләргә бик шатланды. Аннары “Мин ничек яулык яптым” исемле чыгышлар ярдәмендә мөслимәләр истәлекләре белән уртаклашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана