РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм "КазанШина" Татарстан Коръән-хафизларына автошина комплектлары бүләк итә!

07 февраль 2024 ел 10:53
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм "КазанШина" Татарстан Коръән-хафизларына автошина комплектлары бүләк итә! 

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Казанның «КазанШина» компаниясе һәм КИУ каршындагы Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге оригиналь акция игълан итте: Изге Китапны яттан белгән Коръән-хафизларга автомобиль шиналары комплектлары бүләк итәләр. Әлеге башлангыч Коръәнне яттан белүчеләргә ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, шулай ук Коръәнне өйрәнгән һәм үз гыйлемнәрен башка мөселманнарга тапшырган өчен аларга рәхмәт белдерү максатыннан тормышка ашырыла. 

Кандидатларның белемнәре Коръән-хафизларны әзерләү үзәге тарафыннан тикшерелә һәм аларга автомобиль резинасы бирелә. Акция билгеле бер вакыт кысаларына кертелмәгән, әмма бүләк фондының гомуми күләме чикле. Шуңа күрә приз фондын арттыру өчен, оештыручылар барлык хәйриячеләрне дә әлеге чарага кушылырга чакыра. Ә Татарстан Республикасында яшәүче Коръән-хафизларга, үз бүләкләрен алу өчен, Коръән хафизларны әзерләү үзәгенә +7 (903) 306-25-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк (Габдеррәшид хәзрәт).

Кичә, Мигъраҗ төнендә, КИУ каршындагы Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәгендә беренче тапкыр Коръән-хафизларга утыз комплект шина тапшыру тантанасы узды. Хөрмәтле хафизларны РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе башкарма директоры Марсель Сабиров, «КазанШина» кибете хуҗасы Айнур Фәхретдинов, Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге директоры Габдеррәшид хәзрәт Фәизов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз Әхмәтшин, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров сәламләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана