Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды

07 февраль 2024 ел 16:44
Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды

Бүген Раҗәб аеның 27 нче көнендә (7 февральдә) Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды. Аны ТР мөселманнары Диния нәзәрәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге уздырды. Әлеге чарада катнашучыларны  Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, адвокат һәм юрист Руслан Нагиев, Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Төркия кунаклары һ.б. сәламләде.

Камил хәзрәт, чараны изге Коръәннән аятьләр укып башлап җибәреп, хиҗаб киюнең Коръән һәм сөннәттә килгән хөкемнәре белән таныштырды, мөслимәләргә хиҗаб киюнең мәҗбүрилеген, ягъни фарыз гамәл икәнлеген  ассызыклады. Хиҗабның төрле вакытларда химар, бурка, тәсәттур дип төрлечә аталып йөрсә дә, бер үк мәгънәне бирүен аңлатып үтте. Бүгенге көндә исә яулыкка карап, хиҗаб дип әйтүләрен җиткерде. Хатын-кызның хиҗаб кию-кимәвенә карамастан, аның көннәрдән бер көнне барыбер каплануын, ягъни соңгы юлга озатканда кәфенләнүен әйтте. Шулай итеп, Мөфти, Аллаһ кушкан әмерләрне үтәп яшәргә чакырып, хиҗаб кию мәсьәләсендә сайлау мөмкинлеге булмавын яхшылап аңлатты.

Ул шулай ук хиҗабның фарызлыгы турында башкалар арасында да аңлату эшләре алып барырга өндәде. “Хиҗаб хакында Коръәни Кәримдә берничә урында аятьләр бар. Хәдисләр дә шактый күп. Бөтен дәлилләрне без Коръәннән алабыз һәм шуннан соң сөннәткә карыйбыз. Аллаһы Тәгалә нинди соравыбыз булса да, Коръәндә аңа җавап таба алуыбыз турында әйтә”, - диде Камил хәзрәт.

Мөфти хәзрәтләре, Фиргавен хатын Асия анабызның тарихы белән уртаклашканнан соң: “Хиҗаб – ул Аллаһның әмере дип әйтәбез. Һәм мөслимә булган хатын-кыз: “И Раббым, бу синең әмерең. Кем нәрсә әйтсә дә әйтсен. Дусларым миннән ваз кичсә дә, димәк, алар минем дусларым түгел. Бу синең әмерең. Мин аны үтәячәкмен”, - дип әйтергә тиеш”, - дип, мөслимәләрнең хиҗабтан дөнья көтеп, соңгы юлга да хиҗабтан китүләрен – Аллаһ ризалыгына ирешүләрен, җәннәттә дә күрешүләрне теләп калды.

Адвокат һәм юрист Руслан Нагиев исә үз чыгышында эш урынында яки белем алган урыннарда яулык кию белән бәйле проблемалар килеп чыкканда, мөслимәләрнең үзләрен ничек тотарга тиешлеген аңлатып үтте. “Мондый сораулар эш урынында яки уку йортында килеп чыга. Оппонентлар үз дәгъваларын дөньяви дәүләттә яшәвебез, диннең дәүләттән аерылган булуы, яулык бәйләүнең теге яки бу оешма яки уку йортындагы нормаларга туры килмәве белән бәйләп аңлата. Дөньяви дигән сүз әле ул атеистик дигәнне аңлатмый, дин тотучылар һәм дин тотмаучылар арасында тигез хокуклар бар дигәнне аңлата. Димәк, РФ Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Бездә барлык гражданнар, милләтенә һәм диненә карамастан, тигез хокуклы. Һәм бу оешмаларда кабул ителгән норматив актлар Конституциягә һәм федераль законнарга туры килергә тиеш. Мәсәлән, федераль законнар дәүләтнең ата-аналарның балаларны тәрбияләүгә тыкшынмавын гарантияли. Димәк, бу уку йортларында яулык киюгә кагыла. Әгәр дә балигъ булмаган кызларга яулык кию нисбәтеннән дәгъва белдерелә икән, бездә законның дәүләтнең балаларны тәрбияләүгә тыкшынмавын гарантияләвен белеп торырга кирәк. Сез безнең гаиләдә менә шундый тәрбия – кызлар ата-бабаларыбыз һәм халыкларыбыз традицияләрендә тыйнак кына тәрбияләнә дип әйтә аласыз», - дип аңлатты Р.Нагиев.

Аның сүзләренчә, гомумән алганда, яулык – Россия Федерациясендә яшәүче төп халыкларның традицион кием элементы гына. “Димәк, монда хәтта дини нормаларга сылтама да ясамаска мөмкин, яулык бары тик хатын-кыз киемендәге элемент дип кенә аңлатырга була. Тарихны карасак, яулыкларны руслар, татарлар һәм башка халыклар вәкилләре дә кигәнен күрергә була. Безнең оппонентларның дәгъвалары бу нормаларга бәрелеп чәлперәмә килә”, - диде адвокат, үз мәдәниятен һәм динен сакларга, яулык кияргә теләгән һәркемне бу нормаларга таянырга, үз хокукларын якларга чакырды. “Закон сезнең якта - яулык кияргә теләүчеләр ягында. Сүз уңаеннан, дөньяви этикет буенча, хатын-кыз бүлмәдә баш киемен салмаска хокуклы”, - дип аңлатып үтте Нагиев. “Сез бу илнең тигез хокуклы гражданнары. Конституция сезнең хокукларыгызны гарантияли. Без, юристлар һәм адвокатлар буларак, сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”, - дип тәмамлады сүзен Р.Нагиев.

Әлеге чара татар милли киемнәре, татар яулыклары аша милләтебез культурасын популярлаштыру, шулай ук Татарстанда җитештерелә торган хәләл товарларның төрлелеген халыкка җиткерүне максатын куйды.

Бәйрәмдә төрле номинацияләр буенча Татарстан мөслимәләре арасында аеруча активлык күрсәтүчеләргә дипломнар тапшырылды, мастер-класслар оештырылды. “Хозур” нәшрияты актив хатын-кызлар өчен үзенең иң яхшы басмаларын әзерләгән иде. Мәдәни өлештә мөнәҗәтләр әйтелде, викториналар үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана