Бүген, Раҗәб аеның 28 нче көнендә (8 февраль), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Луганск халык республикасы Диния нәзарәте идарәсе башлыгы Игбал Акперов булып китте. Монда аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.
Мөфти хәзрәт кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөселман уку йортлары эшчәнлеге, шулай ук Татарстанда ислам үсеше белән таныштырды. Әңгәмә барышында алар китап нәшер итү, кадрлар әзерләү һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Моннан тыш, Камил хәзрәт кунакка, Луганск халык республикасы Диния нәзарәте эшчәнлегендә файдалану өчен, “Хозур” нәшрияты басмаларын тапшырды