Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакировның вафат булуы сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Аллаһ Раббыбыз Илнур Гаптелнасыйр улын Үз рәхмәтеннән ташламасын, гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итеп, аны Җәннәт нигъмәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.
إنا لله وإنا إليه راجعون
«Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!»