Бүген, шәгъбан аеның 3нче көнендә (13нче февральдә), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Россиядәге Илчелегенең дин эшләре буенча киңәшчесе Омер Фарук Савуран белән очрашу үткәрде.
Мөфти кунакка Россиядә ислам үсеше, Татарстанда мөселман дини оешмалары эшчәнлеге һәм Нәзарәтнең эш юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук очрашу барышында Камил хәзрәт кунакны Коръәнне өйрәнү һәм бастыру, дәгъвәт, нәшрият эшчәнлеге, хәләл стандарты буенча сертификацияләү, хәйриячелек, хаҗ оештыру һәм яшьләр сәясәте кебек өлкәләрдә Татарстан мөфтиятенең казанышлары хакында якыннан таныштырды.