4 мартта 11:00 сәгатьтә Диния нәзарәтендә татар һәм рус телләрендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат конференциясе узачак. Журналистлар белән очрашуда ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов чыгыш ясаячак.
Алар голамәләр һәм казыйларның Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итәчәк һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында җентекләп сөйләячәк.
Аккредитация +7 905 026-71-38 телефоны буенча.
Матбугат конференциясен уздыру вакыты һәм урыны: 2024 елның 4 марты, 11:00 сәгатьтә, Нәзарәтнең Актлар залында.