Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.
Фидия сәдакасы. Әлеге сәдаканы бирүнең дөреслеген “әл-Бәкара” сүрәсенең 184 нче аяте раслый:
❁ أَيَّامًا مَعْدُودَاتٍ فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ أَيَّامٍ أُخَرَ وَعَلَى الَّذِينَ يُطِيقُونَهُ فِدْيَةٌ طَعَامُ مِسْكِينٍ ❁
Мәгънәсе: «Санаулы көннәрдә (ураза сезгә фарыз кылынды). Ләкин арагыздан кем дә кем (ураза аңа зарар китерерлек дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, (уразаны калдыра ала, ләкин тота алмаган көннәре урынына сәламәтләнгәч яки сәфәре тәмамлангач,) башка санаулы көннәр (тотарга тиеш). Аңа (фидиягә) көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне (көненә ике мәртәбә ашатып) туендырырлык фидия (йөкләнә)”.
Дин галимнәре, әлеге аятькә таянып, фидияне хроник авырулы һәм медицина күрсәтмәләре буенча гомер буе ураза тоту тыелган кеше түли дип карар чыгарган (мәсәлән, бронхиаль астма вакытында даими рәвештә аэрозольле ингалятор кулланырга мәҗбүр авыру [ураза вакытында астмадан аэрозольле ингалятор куллану турындагы язманы кара], сәламәтлеге начар булу сәбәпле, өлкән яшьтәге кеше). Моннан тыш, фидияне ураза буенча бурычлы булып калган, вафат булган кеше өчен дә түләргә мөмкин [1].
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр дә кемдер Рамазан аенда нигезле сәбәпләр аркасында ураза тотмый икән, бу очракта тотылмый калган уразаны башка вакытта тотып бетерү зарур. Нигезле сәбәпләргә вакытлыча яки даими рәвештә авырту, баланы имезү (әни кеше сөте тоткарлану яки бөтенләй юкка чыгудан курыкса) яки кеше көчле авыруы аркасында уразадан туктатырга мәҗбүр булу керә. Әлеге нигезләмәне без алдарак искә алган аять һәм галимнәрнең карары раслый [2].
Фидия сәдакасы мохтаҗларга (фәкыйрь) адреслы ярдәм күрсәтү булып тора. Шуңа күрә бу төр сәдаканы башка кешеләргә бирергә һәм ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый. Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип нисабы яки аңа тигез дәрәҗәдәге милке булмаган кеше санала [3].
2024 елда Нәзарәтнең Голамәләр шурасы фидия сәдакасының күләмен 400 сум дип билгеләде. Бу күрсәткеч 0,5 са‘ (са‘ – бөртеклеләрне үлчәү берәмлеге, ул якынча 1,5 килограммга туры килә) арпаны акчага күчергәч килеп чыга. Ягъни фидияне исәпләп чыгару формуласы Пәйгамбәребез ﷺ вакытыннан ук билгеләнгән һәм хәзерге заман дин галимнәре тарафыннан ел саен шушы төр түләүнең күләмен билгеләү өчен кулланыла. Гомер буе ураза тота алмаган кешеләргә фидияне мохтаҗларга түләргә яки аларны ашатырга кирәк. Уразасы тотылмыйча вафат булган кеше исеменнән фидияне аның варислары түли [4].
Фитр сәдакасы. Фитр сәдакасын түләү уразаның кабул булуы өчен мөһим. Ибн Габбас Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ шушы хәдисен китерә:
عَنْ ابْنِ عَبَّاسٍ، قَالَ: "فَرَضَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ زَكَاةَ الْفِطْرِ طُهْرَةً لِلصَّائِمِ مِنْ اللَّغْوِ وَالرَّفَثِ، وَطُعْمَةً لِلْمَسَاكِينِ، فَمَنْ أَدَّاهَا قَبْلَ الصَّلَاةِ، فَهِيَ زَكَاةٌ مَقْبُولَةٌ، وَمَنْ أَدَّاهَا بَعْدَ الصَّلَاةِ، فَهِيَ صَدَقَةٌ مِنْ الصَّدَقَاتِ".
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ фитр сәдәкасын түләүне мәҗбүри итеп куйган, бу ураза тотучыны үзе әйткән артык яки дорфа сүзләрдән чистарту өчен кирәк дип, шулай ук ул мохтаҗлар өчен ризык – ярдәм чарасы буларак карала. Әгәр кеше бу вазифаны бәйрәм намазына кадәр үтәсә [хәерне тапшырырга, түләргә өлгерсә], бу – аннан кабул ителгән зәкят [мәҗбүри түләнергә тиешле, Аллаһның ихтыяры белән кабул ителә торган сәдаканың бер төре]. Әгәр фитр сәдакасы бәйрәм намазыннан соң бирелсә, ул бары тик сәдакадан гына китәр» [5].
Хәнәфи мәзһәбе галимнәре бу һәм башка хәдисләргә таянып, балигъ булган һәм эшкә сәләтле, нисабка (ТР МДН Голамәләр шурасы карары буенча, 2024 елда көмеш буенча нисаб 43 000 сум) ия булган мөселман фитр сәдакасын түләргә тиеш. Аның минималь күләме, арпа белән исәпләп [6], 150 сум тәшкил итә. Нисаб ул – кешенең, әҗәтләрдән, үзе һәм аның тәрбиясендәге башка кешеләрнең кичектергесез ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк булган чыгымнардан тыш, файдаланмаган артык калган акчасы.
Ә зәкят түләрлек нисабы булган кешеләр өчен Нәзарәтнең Голамәләр шурасы фитр сәдакасын йөзем буенча 1000 сум итеп түләргә тәкъдим итә.
Фитр сәдакасы күрсәткечләре арасында нигә аерма бар? Эш шунда ки, Аллаһ Илчесе ﷺ вакытында фитр сәдакасын төп азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Алар шушы җирлектә бик таралган булган. Бодайның күләме ярты са’ тәшкил итәргә тиеш булган, бу якынча 2 килограммга тиң. Ә бодай һәм йөзем күләменең бер са’ка туры килүе зарур булган. Ә бу – якынча 4 килограмм дигән сүз. Бүгенге көндә бу төр азык-төлекнең бәясен карасак, аерма барлыгын күрербез. Шуңа күрә Татарстан Нәзарәте экспертлары алда искә алып үткән продуктлар өчен базардагы уртача бәяне нигез итеп алды. Һәм минималь бәя - 150 сум, ә максималь бәя 1000 сум тәшкил итте. Шуңа күрә фитр сәдакасының минималь күләме 150 сум тәшкил итте, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булганнар өчен фитр сәдакасын алтын буенча 1000 сум итеп бирергә тәкъдим ителә.
Фитр сәдакасы да, фидия кебек үк, мохтаҗларга (фәкыйрь) адреслы ярдәм булып тора. Шуңа күрә бу төр сәдаканы башка кешеләргә бирергә һәм ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый. Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип нисабы яки аңа тигез дәрәҗәдәге милке булмаган кеше санала [6].
Фитр сәдакасын үз балаларыңа, туганнарыңа бирергә ярыймы?
Фитр сәдакасын түбәндәге туганнарга бирү рөхсәт ителми:
1. Әти-әниләреңә, аларның әти-әниләренә, әби-бабаларыңның әти-әниләренә һәм алга таба.
2. Балаларыңа, балаларыңның балаларына, оныкларыңның балаларына һәм алга таба.
3. Үз гаиләңә.
Искәрмә: шул ук вакытта мөселман үзенең абыйсына (энесенә) һәм апасына (сеңлесенә) фитр сәдакасын бирә ала.
Гаилә башлыгы фитр сәдакасын кемнәр өчен түләргә тиеш?
Мөселман фитр сәдакасын, үзеннән башка, Ислам буенча (балигълыкка җитмәгән) кече яшьтәге балалары өчен дә таратырга тиеш. Мөселманга фитр сәдакасын хатыны, ата-анасы яки балигълыкка җиткән балалары өчен бирү мәҗбүри түгел. Чөнки ул аларның милкенә дәгъва итә алмый. Әмма мөселман, теләге булганда, бу кешеләр өчен фитр сәдакасын бирә ала.
Зәкятне кем түләргә тиеш?
Әлеге сәдаканы бирүнең мәҗбүрилеге турында «әт-Тәүбә» сүрәсенең 103 нче аятендә китерелә:
❁ خُذْ مِنْ أَمْوَالِهِمْ صَدَقَةً تُطَهِّرُهُمْ وَتُزَكِّيهِمْ بِهَا وَصَلِّ عَلَيْهِمْ إِنَّ صَلَاتَكَ سَكَنٌ لَهُمْ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ ❁
Мәгънәсе: “(Рәсүлем! Зәкят бирергә тиеш булган мөселманнарның) Малларыннан аларны (гөнаһ керләреннән) пакълый һәм арындыра торган садака ал. Һәм аларга дога кыл. Һичшиксез, синең догаң – алар өчен бер тынычлану. Аллаһ – Ишетүче, Белүче”.
Зәкят түләү өчен нисаб алтын буенча исәпләнә, аның минималь күләме 85 грамм алтынны тәшкил итә.
Шул рәвешле, әгәр дә балигъ булган, үз акылындагы мөселманның 85 грамм алтыны, яки шул алтын бәясе кадәр акчасы, яки сәүдә өчен шул бәядәге һәм кыйммәтрәк товары (‘уруд әт-тиҗара) барлыкка килә икән (бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны чигергәннән кала), аның нисаб өчен хисап елы башлана (ай календаре буенча). Ай календаре буенча бер ел узгач, кешенең акчасы шул ук күләмдә калса, ягъни нисабка тиң булса яки артып китсә, аңа бу суммадан 2,5 % (1/40 өлеш) күләмендә зәкят түләргә кирәк [7].
Зәкят тә, фитр сәдакасы һәм фидия кебек үк, адреслы ярдәм күрсәтүгә керә. Шуңа күрә бу төр сәдаканы ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый.
Фитр сәдакасы һәм фидиянекенә караганда, зәкят түләнә торган кешеләр исемлеге киңрәк. Анда халыкның шушы катламнары керә:
– фәкыйрьләр [нисабы булмаучылар, ягъни зәкят түләргә тиеш булмаучылар];
– хәерчеләр [ярлы һәм мохтаҗлар];
– зәкятне җыючылар һәм таратучылар;
– бурычларын түләргә хәленнән килмәүчеләр;
– Аллаһ юлында булучылар;
– мосафирлар [8].