7 мартта Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге оештырган "Шәригать буенча матурлык" дигән чара узачак.
Бу көнне Казан шәһәре яшьләре һәм хатын-кызлары матурлык һәм сәламәтлек өлкәсендә хәләл индустриясе белән бәйле белгечләр һәм эшмәкәрләр белән очрашачак. Чара ток-шоу форматында узачак: анда мөслимәләргә тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләрнең хәләллеге турында сөйләшәчәкләр.
Чара 2024 елның 7 мартында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында уза.