Бүген, Шәгъбан аеның 23 нче көнендә (4 мартта), Диния нәзарәтендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат очрашуы узды. Журналистлар белән очрашуда ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов чыгыш ясады.
Алар голамәләр һәм казыйларның Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итте һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында җентекләп сөйләде. Сезгә матбугат очрашуында яңгыраган мөһим мәгълүматны җиткерәбез.