Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә тәҗвид кагыйдәләре җыентыклары буенча иҗазәтләр тапшыру тантанасы узды.
Иҗазәтләр 20 дән артык шәкерткә бирелде: алар шәех Хәмдалла әс-Сафти белән бергә ике көн дәвамында шигъри формада язылган “Төхфәтүл әтфәл” һәм “Мүкаддимә әл-Җәзәрия” уку кагыйдәләрен укыды һәм үзләштерде.
Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә мондый иҗазәтләрне 2010 елдан бирле бирәләр.