Бүген, Шәгъбан аеның 25 нче көнендә (6 март), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Артур Шабакаев белән очрашып күреште.
Артур мөфти хәзрәткә хезмәттәшләре исеменнән җылы сәламнәр тапшырды, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү, ялга кайту һәм тиздән хәрби частькә кире китүе турында сөйләде, шулай ук шәхси мәсьәлә буенча киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Шунысы игътибарга лаек: бу аларның беренче очрашуы түгел - моңарчы алар Камил хәзрәтнең Луганск Халык Республикасына ахыргы сәфәре вакытында солдатлар белән аралашканда күрешкәннәр иде.