2024 елның 18 мартында 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 12нче Республикакүләм ифтарга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узачак.
Журналистлар белән очрашуда “Ак Барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев катнашачак. Спикерлар ифтарның үзенчәлекләре, авыз ачу мәҗлесенә керү тәртибе, программасы һ.б. турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
12нче Республикакүләм ифтар 29 мартта үткәреләчәк. Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырыла. 12нче Республикакүләм ифтар 12 мең кешене кабул итәчәк.
Матбугат очрашуында катнашырга теләгән хәбәрчеләрнең 15 мартта кичке сәгать дүрттән дә (16:00) калмыйча, 89274603078 телефонына WhatsApp мессенджеры аша аккредитация узуы сорала.