Бүген, Рамазан аеның 5нче көнендә (15нче мартта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама районына эшлекле сәфәре барышында Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин белән очрашу үткәрде. Очрашу Н.В.Лемаев исемендәге “Бигеш” халыкара аэропортында һәм Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәләре ачылышы алдыннан узды. Әлеге күркәм тантаналар башланып киткәнче, Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамил Хамзович белән Түбән Кама шәһәрендәге дини вәзгыять хакында фикер алышты. Очрашу Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә узды. Район хакимияте башлыгы шулай ук җомга намазында катнашты һәм Мөфти хәзрәтне көн дәвамында узачак чараларда озата йөри.
Рәсми очрашуда, шулай ук, район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды. Моннан тыш, балалар тәрбиясе турында сөйләшү, рухи-сәламәтләндерү курслары оештыру, мөхтәсибәтнең “Ихлас” оешмасы аркылы белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек алып бару юллары каралды.
Мөфти Түбән Кама шәһәрендә мөселман инфраструктурасын үстерүгә керткән хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен Рамил Хәмзә улына тирән рәхмәтен белдерде.