Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57
Соңгы яңалыклар
“Хозур” нәшрият йорты Мәскәүдә Татарстанның мөселман дини әдәбият базарын тәкъдим итә
05 сентябрь 2019 ел 15:05
Татарстанда яңа мөселман мәгариф үзәге ачылды. Аңа Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исеме бирелде
05 сентябрь 2019 ел 11:56
«Мөхәммәдия» шәкертләре WorldSkills турында: «Татарстан мөселманнары турында уңай тәэсирләр уята алубыз белән горурланабыз!»
05 сентябрь 2019 ел 11:24
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы