Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - рәсми эш сәфәре белән Катар дәүләтенең башкаласы Доха шәһәрендә. Биредә ул Рамазан аеның 8нче көнендә (18нче мартта) Катар Әмире Шейх Тамим бин Хәмәд Ал-Тани тарафыннан оештырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Әлеге рәсми ифтарга Камил хәзрәт Татарстан Рәисе йөкләмәсе белән барды, дәүләт башлыгыннан Рөстәм Миңнехановка чакыру килеп ирешкән иде. Камил хәзрәт Рөстәм Нургали улы исеменнән Әмиргә сәламнәр җиткерде, ул үз чиратында шулай ук Рәискә җылы сәламен тапшырды.
Доха шәһәренә сәфәре кысаларында Мөфти шулай ук татар студентлары һәм Россия Федерациясенең Катардагы Илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Рамил Бикмуллин белән очрашу үткәрде.