Хөрмәтле журналистлар! Бүгеннән башлап ММЧ өчен 12 нче Республикакүләм ифтарга аккредитация башланды. Чара 29 мартта “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк.
Республикакүләм ифтарны матбугатта яктыртырга теләгән хәбәрчеләрнең 2024 елның 26 мартына кадәр, кичке сәгать биштән дә (17:00) калмыйча, Rimma.Gatina@tatar.ru адресына түбәндәге мәгълүматны җибәрүләре сорала:
• Журналист, оператор һәм фотокорреспондентның исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган көне
• ММЧ исеме
• аппаратура исемлеге
• автомобиль номеры һәм маркасы
• элемтә өчен телефон номеры
Аккредитация 26 мартта сәгать 17:00-дә тәмамлана.