Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафонын дәвам итә. Кичә, Рамазан-шәриф аеның 15нче көнендә (25нче мартта), фонд ярдәмгә мохтаҗ 50 гаиләне, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, пенсионерларны, күп балалы гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте. Һәрбер җыелмада – он, ярма, көнбагыш мае, шикәр, томалап пешерелгән ит, токмач, чәй, хөрмә җимеше һәм башка кирәкле азык-төлек бар.
Мохтаҗларга ярдәм, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, Фондка бай мөселманнар китергән зәкят хисабына күрсәтелде. Нәкъ менә зәкят акчасына азык-төлек сатып алынды.
Рамазан ае башланганнан алып Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 305 азык-төлек җыелмасы таратты.
Әлеге проектта катнашырга теләсәгез:
1) 2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына (Зиля Ириковна И., “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрергә мөмкин.
2) турыдан-туры сайт аша акча күчерергә була.
Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!