Бүген 12 нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар - Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Туган авылым" милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, "Ак барс Арена" стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов мәҗлес тәмамлангач, берничә көн дәвамында “Казан экспо” мәйданчыгында хезмәт куйган волонтерлар белән очрашты. Быел 12 нче Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 егет һәм кыз, шулай ук алардан өлкәнрәк яшьтәге волонтерлар җәлеп ителде.
Очрашу барышында Камил хәзрәт аларга тирән рәхмәтләрен әйтте, нәсыйхәт сүзләре белән беррәттән, сабырлык, чыдамлык, ныклык күрсәтеп хезмәт итү өчен киңәш-теләкләрен җиткерде. Ул волонтерларны, яшьлек чорының кадерен белеп, аны игелекле эшләр эшләү өчен сарыф итәргә өндәде. Мөфти волонтерларның ярдәмен Республикакүләм ифтарның төп көче итеп атады һәм кунакларның, беренче чиратта, аларның матур итеп каршы алулары, якты йөз, күркәм сөйләшүләреннән чыгып бәя бирәчәген искәртте.
Мөфти белән шәхси аралашып, аннан киңәшләр алу, зур командада эшләү тәҗрибәсе күпләгән яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Алар, бүгенге очрашудан соң канатланып, чираттагы зур чараларда катнашу теләген белдерде.
Волонтерлар арасында Казанның төрле уку йортларында белем алучылар, шул исәптән, чит илдән килгән студентлар, шулай ук Татарстан районнарыннан махсус килүчеләр дә бар иде. Бу хәрәкәткә шулай ук урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.
Мөфти белән очрашу тәмамлангач, күмәкләшеп фотосурәткә төштеләр.