Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны дәвам итә. Мөфтиятнең "Зәкят" хәйрия фонды изге айның 20 көнендә, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, 19 мохтаҗга, шул исәптән, 15 авыруга: 10 балага һәм 5 олы кешегә акчалата ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган 4 өлкән кеше бурычларын түләү һәм көнкүреш шартларын яхшырту өчен, финанс ярдәме алды.
Шулай ук 400 аз керемле гаилә азык-төлек җыелмалары алды. Фонд тарафыннан “Түбәтәй” компаниясе белән берлектә ифтар өчен 750 җыелма таратылды.
«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм изге айда бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә чакырабыз.
Белешмә.
"Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.