Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңартылган “Казан басмасы”н бушлай таратуны дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның соңгы көнендә (9нчы апрельдә), яңа Мүсхәф Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды. Барлыгы 200 данә Мүсхәф җибәрелде. Китаплар әлеге төбәкләрнең мәчетләренә һәм мәгариф учреждениеләренә таратылачак.
Моңа кадәр Мүсхәфләрнең аерым тиражы Россиянең төрле төбәкләреннән татар дин әһелләренә тарату өчен – Бөтендөнья татар конгрессына, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә, Татарстанның төзәтү колонияләренә, Казан ислам университеты каршындагы Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгенә, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына, Татарстан мөхтәсибәтләренә, Белоруссия мөселманнарына, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтенә, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына, Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган иде.
Яңартылган “Казан басмасы” заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул дөньякүләм танылган “Казан басмасы” уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган.
Мүсхәфләрне Нәзарәт “Казан басмасы”ның 220 еллыгы уңаеннан бастырды. Ул Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча идарәнең финанс ярдәме белән дөнья күрде. Китапларның гомуми тиражы 30 000 данәне тәшкил итә.
Яңартылган “Казан басмасы” Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортында басылды.