Мөхтәрәм кардәшебез – Казандагы күп мәчетләрнең архитекторы Искәндәр Насыйров вафат. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең рәхмәте һәм Җәннәтләре белән бүләкләсен!
Искәндәрнең игелекле гамәлләре аның вафатыннан соң да тукталмаячак – иншәАллаһ, алар динебезгә һәм аның үзенә мәңгелек файда китерер. Мәрхүмнең китүен авыр кайгы итеп кичергән һәркемгә сабырлык телим. Татар җәмәгатьчелеге өчен бу – зур югалту.
Нәзарәт һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Искәндәрнең якыннарының һәм туганнарының тирән хәсрәтен уртаклашам.
إنا لله وإنا إليه راجعون