Бүген, Шәүвәл аеның 16 нчы көнендә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул районның Норма урта мәктәбендә Балтач районында әхлак дәресләре укытылуга 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Белем һәм тәрбия бирүдә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең әһәмияте» дип аталган семинарда катнашты. Ул, әлеге уку йортының эшчәнлеге белән танышып, мөгаллимнәрнең ачык әхлак дәресләрен карады. Билгеле булганча, бу төбәк мәктәпләрендә әхлак дәресләре Нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычы һәм тырышлыгы белән гамәлгә куелды.
Алга таба Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалын тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Мәдрәсәнең көндезге-читтән торып белем алу бүлеген тәмамлаган 20 белгеч Камил хәзрәт кулыннан урта һөнәри белем турында диплом алды.