Бүген, Шәүвәл аеның 18нче көнендә (27нче апрельдә), Татарстан мөфтияте коллективы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа татар зиратында өмә оештырды. Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2нче майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин бар. Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылынды.