Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бакуга VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумында катнашу өчен килде. Биредә форум кысаларында дини лидерларның Бакудагы һәм Шушендагы очрашулары узачак.
Форум мәйданчыкларында тынычлык һәм глобаль иминлек хакына диалог кору, Көнбатыш һәм Көнчыгыш багланышы куйган таләпләр һәм идеологик яктан куркыныч, диннәрнең һәм дини лидерларның халыкара иминлек эшенә керткән өлеше белән бәйле мәсьәләләр, терроризм, төрле дин һәм раса вәкилләренең бер-берсенә карата түземсезлеге, климат үзгәрүе һәм экологик куркынычсызлык проблемалары күтәрелә.
Форумны оештыручылар булып Азәрбайҗан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кавказ мөселманнары идарәсе, БМО Цивилизацияләр альянсы, Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) тора. Чараларда Ибраһим диннәре лидерлары, дөньяның төрле төбәкләреннән җәмәгать эшлеклеләре катнаша.