Бүген, Шәүвәл аеның 29нчы көнендә (8нче майда), Казанда Татарстан мөфтияте бинасында “Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш ветераннары булган татарлар – ислам динен тергезүчеләр” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Әлеге чараны ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге һәм Татарстан мөфтияте оештырды. Фәнни җыенда галимнәр, шәкертләр, журналистлар катнашты.
Конференция Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды. Аның пленар өлешендә Татарстан Республикасы мөфтияте, ТР Фәннәр Академиясе, Бөтендөнья татарлар конгрессы, шулай ук Казан шәһәренең иҗтимагый һәм мөселман мәгариф оешмалары вәкилләре чыгыш ясады. Спикерлар туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре, совет һәм совет чорыннан соң ислам күтәрелешенең үзенчәлекләре, шулай ук Россия мөселманнары өчен гражданлык үзенчәлеген формалаштыруның мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Мөфти урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул ассызыклаганча, Россиядә хәзер традицион кыйммәтләрне торгызу, гаилә институтын һәм тарихи үзаңны ныгыту кирәклеге турында күп сөйләшүләр бара. “Туган җиргә (ватанга) мәхәббәт тәрбиясен формалаштыру күзлегеннән караганда, бу аеруча актуаль. Ватанпәрвәрлек проблемасы безнең өчен һәрвакыт мөһим булды, әмма бүген ул тагын да зуррак әһәмияткә ия, чөнки Россия тарафыннан дәүләт идеологиясе буларак алып барылган кыйммәтләргә туры килә, – диде ул. – Ватанны сөю проблемасы бигрәк тә XX гасырның 90нчы елларында ислам яңарышы чорында үзен сиздерде. Хәзер мөселман яшьләренең мотивациясе үзгәрә һәм милли үзенчәлекнең әһәмияте арта бара. Бүген без мөселман яшьләренең үз тарихына һәм тамырларына кызыксынулары артуын күрәбез, бу 90нчы елларга караганда да көчлерәк сизелә. Шуңа күрә бүген без патриотик кыйммәтләрне формалаштыруга зур игътибар бирәбез. Күптән түгел без мәдрәсәдә дә, югары уку йортларында да Россия мөселманнары өчен гражданлык үзенчәлеген формалаштыру курсларын керттек”.
Аннары ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Ринат Патеев ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның сәламләү сүзләрен укыды.
Бүгенге конференциядә Ринат Патеев мөселман җәмгыятьләренең үз-үзен оештыруының һәм дини традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады. “Безнең бүгенге чараның максаты – бу процессның әһәмиятен ачу, ул теоретик яссылыкта гына калмасын, ә практикада да чагылыш тапсын. Фикер алышу темасы мөселман яшьләрен патриотик тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Күп кенә кешеләр шәһәрләрдә һәм авылларда мөселман җәмгыятьләрен саклауда ата-бабаларыбызның мөһим роле турында белмиләр. Нәкъ менә ветераннар тирәсендә дини-актив мөселманнар төркемнәре формалаша, бу рухи бәйләнешне һәм традицияләрне саклауга ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте ул.
Бөтенроссия конференциясендә катнашучыларны шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Данис Шакиров сәламләде. Үз мөрәҗәгатендә ул Мөфти Камил хәзрәткә татар-мөселман үзенчәлекләрен саклауда битараф булмавы өчен рәхмәтен белдерде. Шакиров билгеләп үткәнчә, татар-мөселман өммәте һәрвакыт “Ватанны сөю – иманнан” төшенчәсен якын күргән. Ул ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышы татар-мөселман өммәтенең зур батырлыгын күрсәтте, милли тормыш һәм дин безнең өчен төп кыйммәтләр булып тора, шуңа күрә каһарманнарыбызны һәм дин әһелләрен мәгърифәтчелек һәм милли эшчәнлек белән бәйләү мөһим.
Конференциядә галимнәр дин кардәшләрнең нацистларны җиңүгә керткән өлеше, сугыштан соңгы елларда геройларның һәм ветераннарның мәчетләрне һәм мәхәлләләрне торгызулары, шулай ук татар телен һәм ислам мәдәниятен саклап калу буенча тикшеренүләрен тәкъдим итте. Мәсәлән, тарих фәннәре докторы, БИАның өлкән фәнни хезмәткәре Вячеслав Әхмәдуллин дин тотучыларның нацистларны җиңүгә керткән өлеше турында тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашты, шуннан соң тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рәфикъ Насыйров “1950-1970нче елларда Кама аръягында мәчетләр ачу омтылышы” темасына үз эшен тәкъдим итте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов сугыш һәм сугыштан соңгы елларда диннең ролен билгеләп, үз истәлекләре белән уртаклашты.
Бүген конференциядә сугыштан соңгы чорда татарларның рухи мәдәниятенең төрле аспектлары турында фикер алышу планлаштырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарының мәхәллә җыелышларын оештырудагы роленә һәм анда актив катнашуына аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук яшьләрне дини яктан тәрбияләү, дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен либеральләштерү һәм 1990нчы елларда исламны ревитализацияләү мәсьәләләре дә күтәреләчәк. Шулай ук татар халкының революциягә кадәрге кулъязма һәм басма мирасын саклау һәм торгызу буенча да фикер алышу көтелә.