Бүген, зөлкагъдә аеның 11 нче көнендә (19 майда), Болгарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленумы үтте. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге утырышта аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр катнашты.
Камил хәзрәт нәзарәтнең имамнары алдында бурычлар куйды. Ул халыктан килгән барлык сорауларны һәм шикаятьләрне өйрәнеп барырга һәм аларга җавап бирергә, гомумән халык белән тыгыз элемтәдә торырга кушты. Шулай ук Мөфти дәгъвәт эшен көчәйтергә һәм вәгазьләрнең сыйфатын яхшыртырга чакырды.
Пленумда Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасарлары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Ришат Хәмидуллин, мөфтиятнең "Хәләл" комитеты җитәксесе Әббяс хәзрәт Шляпошников чыгыш ясадылар.
Мөфти урынбасары Ришат хәзрәт "Хозур" нәшрият йортында алып барылган дәгъвәт эшчәнлеге турында сөйләде. Татар һәм рус телләрендә китаплар бастыру, “Хозур ТВ” телеканалы, онлайн-китапханә, онлайн-мәдрәсә, социаль челтәрләрдә аккаунтлар, төрле сайтлар, газеталар һәм журналлар – болар барысы шактый киң аудиторияне колачлый. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең медиапроектлары барлыгы 35 млн кешене җәлеп иткән.