Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Миразахани исеменә Президент Сейед Ибраһим Рәиси һәм аны озатып килүче затларның вертолет һәлакәтендә фаҗигале үлемнәре сәбәпле кайгынамә юллады. Хатта Татарстан мөселманнары, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Камил хәзрәтнең үз исеменнән болай диелә: "Иран халкының кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһыдан мәрхүмнәрне рәхмәтеннән калдырмавын сорыйбыз, ә аларның якыннарына шушы хәсрәтне кичерү өчен сабырлык телибез".
Кайгы уртаклашу йөзеннән Нәзарәт шулай ук Иранның Казандагы генконсуллыгы каршында чәчәкләр салу мәрасимендә дә катнашты. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин генконсул Давуд Марзаханига һәм Иран халкына җылы сүзләр җиткерде.