2024 елның 2 июнендә Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселманнар арасында Ризаетдин Фәхреддин исемендәге мәчет кубогына мини-футбол буенча республика турниры узачак. Бу ярышның төп максаты - мәчеткә йөрүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм экстремизмны кисәтү.
Ярышлар Әлмәт шәһәренең «Алнас» стадионында узачак. Турнирны ачу тантанасы 8.00 сәгатьтә башлана. Турнир мини-футбол кагыйдәләренә нигезләнеп үткәрелә. Һәр команда 6 уенчыдан һәм 1 капкачыдан тора. Матчлар 10 минуттан 2 тайм, ә финал уеннары 12 минуттан 2 тайм дәвам итә. Катнашучыларның шәригать таләпләре буенча киенүе зарур. Җиңүчеләр медальләр, кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
15 КБ