Ак Барс Банкы эшмәкәрләр өчен ислам финанслары буенча онлайн курслар ачып җибәрде

28 июнь 2024 ел 10:31
Ак Барс Банкы эшмәкәрләр өчен ислам финанслары буенча онлайн курслар ачып җибәрде

Ак Барс Банкы Россия ислам институты белән бергәлектә эшмәкәрләр өчен “Ислам финанслары нигезләре” бушлай уку курсын эшләп чыгарды. Әлеге курс ислам икътисади системасы турында төп белемнәр алырга һәм шәригать буенча бизнес алып бару тәртипләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Онлайн курс ислам икътисади моделенең төп нигезләренә багышланган 30 видеодәресне үз эченә ала. Дәрес темалары арасында әхлакый нигезләр һәм ислам икътисади моделенең иҗтимагый файдасы, шәригать кануннары буенча сату-алу килешүләре, исламда алтын һәм көмеш алмаштыру кагыйдәләре, бурыч йөкләмәләре гарантияләрен тәэмин итү һәм ислам принципларына ярашлы инвестицияләр бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, курста тәкъдим ителгән ислам финанс продуктлары Россия законнарына туры килә һәм мөселманнар тарафыннан актив кулланыла.

Курсларда спикер булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте шәригать бүлегенең баш белгече, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы өлкән мөгаллиме һәм Россия Ислам финанслары советы (RIFC) әгъзасы Әхмәд Әбу Яхъя чыгыш ясый.

Эксперт ислам финансларының мөмкинлекләрен һәм тыюларын аңларга ярдәм итә, Ислам лизингы (иджара), традицион банк кредитына алмаш буларак мурабаха, мудараба (ышаныч идарәсе) һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйли.

Курс тәмамлангач, тыңлаучыларның йомгаклау тестларын узу мөмкинлеге бар.

Әгәр дә сез бу тема белән кызыксынсагыз, шушы сылтама буенча курсларга кушылырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана