Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Туган илгә кайтып җитте

03 июль 2024 ел 16:32
Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Туган илгә кайтып җитте

Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көнендә (2 Июль), 23:55 сәгатьтә Казанга Татарстан хаҗиларының Ютазы районы имам-мөхтәсибе урынбасары Габделхак хәзрәт Яхин җитәкчелегендә 49 кешедән торган соңгы төркеме кайтты. Аларны Тукай исемендәге халыкара аэропортта якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды. Алар Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша «Эконом комби» программасы буенча хаҗ кылды. Хаҗилар Казанга Дубайдан очкыч белән кайтты, ә Мәдинәдән Дубайга алар уңайлы автобусларга утырып килде. 

Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана