Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 29нчы көнендә (5нче июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә уза торган Рәсүлев укуларында катнаша. Әлеге шәһәр – күренекле мөселман дин эшлеклесе, ишан, “Рәсүлия” мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның мөгаллиме, Нәкышбәндия тәрикатенең суфый шәехе Зәйнулла Рәсүлевнең туган җире. Фәнни җыенның темасы – “Илнең иминлеге нигезендә гаилә һәм дини традицияләр”.
Конференциядә катнашучыларны Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Баш мөфти һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, шулай ук Россия Үзәк Диния нәзарәтенең Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат Раев һәм күпләгән илләрдән килгән башка күренекле дин әһелләре, шулай ук Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре сәламләде. Фәнни җыелышта катнашучыларга Мөфти Камил хәзрәт тә мөрәҗәгать итте. Үз чиратында, өлкә губернаторы аңа конференциядә катнашканы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде, илебезнең бай мөселман дини мирасына ия булуын ассызыклады һәм шәех Зәйнулла Рәсүлевнең зур казанышларын билгеләп, аның биографиясеннән билгеле булмаган фактлар хакында таныштырып узды. Мәсәлән, Камил хәзрәт Зәйнулла ишан Рәсүлев тормышыннан түбәндәге мисалны китерде:
– Бервакыт Казан сабын фабрикасы хуҗасы шәйх Зәйнулланы Казанга чакыра һәм аны үзе озатып йөри. Юлда алар сөйләшеп китә. Сәүдәгәр: “Менә сез мәчетләр төзисез, мәдрәсәләр ачасыз, дини эшләр белән шөгыльләнәсез, әмма ни өчен халык яхшы якка үзгәрми һәм хата-кимчелекләре дә кимеми?” Шәйх Зәйнулла Рәсүлев, аңа җавап итеп, елмаеп, күлдәвектә пычтырдап яткан балага күрсәтеп: “Син сабын җитештерү белән шөгыльләнәсең, шулай бит? – дип сорый. – Әтиең, бабаң да сабын ясаган һәм син дә өченче буында сабын ясауны дәвам итәсең. Әмма бу малай нигә һаман пычрак соң?” Фабрика хуҗасы: «Ул бездән сабын сатып алмагач һәм юынмагач, ничек чиста була алсын?” – дип җавап бирә. “Менә син үз соравыңа җавап бирдең инде. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр – алар саф чишмә кебек. Кеше мәчеткә йөрмичә, аның рухи байлыгыннан файдаланмаса, чистарынмаса, пычрак булып калачак”, – дип аңлата шәйх Зәйнулла Рәсүлев.
Аннары Камил хәзрәт ишанның хезмәтләрен, аерым алганда, “Рисалә Хыдыйрия” (“Хозыр галәйһиссәламнең тормыш юлы һәм Ибн Тәймия вә аның тарафдарларын кире кагу хакындагы рисалә”) хезмәтен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә нәшер итү һәм өйрәнү, шулай ук аның күренекле шәкерте, танылган мөселман дин эшлеклесе, галим-теолог Нургали Хәсәнов (1852-1919) турында сөйләде. Нургали Хәсәнов утыз елдан артык Буа шәһәрендә мәдрәсә җитәкчесе була, күпсанлы күренекле шәкертләрне укытып чыгара һәм тәрбияли. Үзенең киң кырлы тормыш юлы һәм дини-мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән ул татар халкы тарихында тирән эз калдыра. Аның хезмәтләре Россия һәм Госманлы империяләре хакимиятләре тарафыннан танылу ала һәм дәрәҗәле хөкүмәт бүләкләренә ия була.
Камил хәзрәт, үз чыгышын йомгаклап, конференцияне оештыручыларга илебездәге дини мирасны саклау, гаилә һәм дини традицияләрне ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар юнәлтүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Конференцияне Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, шулай ук “Россия халыклары ассамблеясе” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәме белән оештырды.