Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Бүген кояш баю белән Мөхәррам аеның 1нче көне керә, бу исә Һиҗри исәп буенча 1446нчы ел башлана дигән сүз.
Мөселманнар бу көнне бәйрәм буларак билгеләп үтмиләр, әмма ислам календаре өчен хисап башы булган вакыйгаларга зур ихтирам белән карыйлар һәм аларның сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ тормышында, ислам тарихында, бар кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуын истә тоталар. Билгеле булганча, мөселман календаре буенча 1446 ел элек (милади буенча – 622нче елда) һиҗрәт кылу вакыйгасы була, ягъни мөселман җәмәгате Аллаһның Илчесе ﷺ җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күчә. Пәйгамбәребез ﷺ һәм аның сәхабәләрен һиҗрәт кылырга (күченергә) мөшрикләрнең эзәрлекләүләре, кыерсытулары, мәрхәмәтсез җәбер-золымнары мәҗбүр иткән. Ирекле рәвештә, бернинди чикләүләрсез, тыюларсыз һәм ачыктан-ачык хак динне – исламны тотуны ният итеп һәм Бер Аллаһ ризалыгын гына өмет итеп мөселманнар үзләренең йортларын, мал-мөлкәтләрен, туган җирләрен ташлап чыгып китә. Әлеге вакыйгалар безнең өчен зур нәсыйхәт булып тора: бу дөньяда күргән авырлыкларның берсе дә, сабырлык күрсәтүебез сәбәпле, әҗер-савапсыз калмаячак, һәм фанилыкта да, Аллаһка тугрылыгыбыз сыналмыйча, дәрәҗәләр бирелми.
Һиҗрәт вакыйгасында тагын бер зур сабак бар. Ул төрле дин вәкилләре арасында тату мөнәсәбәтләр урнаштыру үрнәген күрсәтә – Мәдинәгә килеп, мөселманнар җирле яһүдләр һәм мөселман булмаган башка кабиләләр белән мәшһүр Мәдинә килешүен имзалый. Бу килешүдә үзара гадел мөнәсәбәтләр алып бару билгеләнә, анда диненә һәм нинди кабиләдән булуына карамастан, барлык кешеләрнең дә тыныч тормышта, иминлектә яшәргә тиешлеге әйтелә.
Ел башы булган Мөхәррам ае дүрт хәрәм айның берсе булып тора. Бу изге айда Аллаһы Тәгалә барлык низагларны һәм фетнәләрне тыя, гыйбадәтебезне арттырырга, әхлагыбызны яхшыртырга һәм тәүбә итәргә чакыра. Бу айда Гашурә көне булу да зур әһәмияткә ия. Мөхәррам аеның 9, 10 һәм 11нче көннәрендә ураза тоту хуплана, моның өчен Раббыбыз зур әҗерләр вәгъдә итә. Әбү Һүрайра җиткергәнчә (Аллаһ аннан разый булсын), Аллаһ Илчесе ﷺ болай дигән:
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللهُ عَنْهُ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ ﷺ: ”أَفْضَلُ الصِّيَامِ بَعْدَ رَمَضَانَ شَهْرُ اللهِ الْمُحَرَّمُ“.
“Рамазан ае уразасыннан соң [фазыйләте буенча] иң яхшы ураза – Мөхәррам уразасы” (“Сахих Мүслим”, №1163).
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбыздан Һиҗри исәп буенча яңа 1446нчы елның һәрбер йортка иминлек алып килүен, безгә изге уй-ниятләребезне һәм гамәлләребезне тормышка ашырырга мөмкинлек бирүен, илебезне һәм җөмһүриятебезне тынычлык һәм бәрәкәт белән зиннәтләвен, шулай ук бар мөселман өммәтенә уңышлар юлдаш булуын сорап дога кылам. Әмин!
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин