Мөфти җәмәгать урыннарында дини кием киюне чикләү тәкъдименә каршы булуын белдерде

09 июль 2024 ел 13:50
Мөфти җәмәгать урыннарында дини кием киюне чикләү тәкъдименә каршы булуын белдерде

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Telegram-дагы https://t.me/kamil_hazrat каналында Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион Үзәге чыгарган карашка теләктәшлек белдерде. Дини оешма җәмәгать урыннарында һәм Россиянең белем бирү оешмаларында дини киемне киюгә чикләүләр кертергә дигән закон чыгару тәкъдименә каршы чыкты:

“Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге чыгарган карашка кушылам, Татарстан мөселманнары һәм Татарстан мөфтияте исеменнән җәмәгать урыннарында һәм илебезнең белем бирү оешмаларында дини киемне киюгә чикләүләр кертү буенча закон чыгару башлангычына каршы белдерү ясап, тулы теләктәшлек белдерәм. Хәзерге чорда, мөселман сугышчылары махсус хәрби операция зонасында Ватан, милли һәм дини традицияләр, Россия халыкларының гомуми рухи кыйммәтләре өчен көрәшкән вакытта, аларның хатын-кызларын конституцион хокуклардан закон дәрәҗәсендә чикләргә һәм яулык киеп йөрүне тыярга омтылалар. Бәлки, халык һәм Россия мәнфәгатьләрен якларга тиешле, әмма җәмгыятьтә милләтара низаг тудырып, мөселманнарга каршы закон проектын ачыктан-ачык алга сөрүче депутатка алгы сызыкта хезмәт итүче солдатлар янына барырга яки, Мәскәүдән чыгып, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче күпмилләтле җирле халыклар һәм дини гореф-гадәтләр белән танышып кайтырга кирәктер. Ул Россия мәдәниятенең күптөрлелегенә таң калыр иде.

Коръәндә милләтара низаглардан саклаучы бик хикмәтле аять бар:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ

“И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне [Адәм исемле] бер ирдән һәм [Хава исемле] бер хатыннан яралттык. [Һәммәгезнең дә ата-анасы бер булганга күрә, нәсел-чыгыш белән мактануның ни мәгънәсе бар?] Без сезне [бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел] танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – [иң асыл нәселдән булганнарыгыз түгел, Аллаһы Тәгаләнең харамнарыннан сакланган] бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар” (“Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсенең 13нче аяте). Раббыбыз белдергәнчә, барлык халыкларның да ата-бабалары бер, һәм алар, бер-берсен танып белергә омтылсалар, бер-берсенә шатлыкта һәм кайгыда ярдәм итә башлар иде. Аллаһы Тәгалә өчен затлы нәсел-нәсәптән яки бөек халыкның бер вәкиле булу мөһим түгел, иң мөһиме – тәкъвалык.

Күрше булып яшәүче халыкларның хокукларын кысрыклап, җәмгыятьтә милләтара татулыкка ирешү һәм аны саклап калу мөмкин түгел. Бүгенге көндә үз динеңне тоту һәм аның кануннарын үтәү – Россия гражданнарының конституцион хокукы ул. Мөслимәләрнең яулык киеп йөрүе – Раббыбызның әмере, алар аны үтәүдән, нинди генә авыр шартлар һәм янаулар булмасын, баш тартмаячак”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана