Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов укулары узды

15 июль 2024 ел 12:39
Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов укулары узды

Мөхәррам аеның 7нче көнендә (13нче июльдә), Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында “Вәлиулла Хәсәнов укулары” фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Әлеге чарада күпләгән татар зыялылары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр, дин әһелләре катнашты. 13нче июльдә Вәлиулла Хәсәновның тууына 141 ел тула.

Конференция Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде. Биредә катнашучылар Яңа Ишле авылы зиратында танылган шәхесләрнең каберләрен зиярәт итте һәм дога кылды, “Вәлиулла чишмәсе”ндә булды.

Фәнни конференция исә Яңа Ишле авылы һәм Тау ягы (Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше) тарихын өйрәнү белән беррәттән, дини мирасны өйрәнү һәм саклау белән бәйле актуаль мәсьәләләрне колачлады. Мисал өчен, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең Чүпрәле районында булган урыннарга истәлек билгесе кую тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук, тумышы белән Чүпрәле районыннан булган дин әһелләренең, шул исәптән Шәйхелислам Хәмидинең каберен табу һәм исемнәрен кайтару буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләп узды.

Әлеге фәнни очрашуда дин әһелләренең татар тормышындагы роле турында җентекләп танылган галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар сөйләде.

Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин зиярәт кылу тәртипләре хакында чыгыш ясады һәм Вәлиулла Хәсәнов укуларында катнашучылар белән бергәләп дога кылды.  

Фәнни чара Чүпрәле районы хакимияте ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чүпрәле мөхтәсибәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Вәлиулла Хәсәновның оныгы – Рима Сафиуллова тарафыннан оештырылды. Укуларда шулай ук дини һәм милли мирас белән кызыксынучылар, шул исәптән журналистлар катнашты.

Вәлиулла Хәсәнов (1883 – ?) – күренекле шәхес һәм Яңа Ишле авылының имамы, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм аның күмелгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел. Конференция кунаклары Вәлиулла Хәсәновның хәләл җефере һәм балалары кабере янына барып дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана