Бүген, 19нчы июльдә, танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) вафат булган көнне Казанда күренекле хәзрәтне искә алу чаралары үткәрелде.
Иртән бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында аның кабере янына җыелып, Коръән укыды, дога кылды. Әлеге чараны оештыручыларның берсе – Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.
Кабере янына килеп Вәлиулла хәзрәтне искә алучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул Вәлиулла хәзрәтнең калдырган мирасы һәм тырышлыгы турында хатирәләрен яңартып узды: “Вәлиулла хәзрәт “Иман” нәшриятында меңнән артык китап бастырган. Тарихта аның кебек күп китап әзерләп бастыручы бәлки булмагандыр. Без аның кебек булырга омтылабыз, “Хозур” нәшриятында басылган китап саны хәзер 400гә җитте. Вәлиулла хәзрәткә ерак әле. Ул – безгә тырышлыгы белән үрнәк. 2012нче елда без аның белән “Казан басмасы”н бастырырга өлгердек. Вәлиулла хәзрәт – динебез, милләтебез өчен күп хезмәтләр куйды”, – дип ассызыклады Мөфти Камил хәзрәт.
Дога кылу мәрасиме тәмамланганнан соң, Апанай мәдрәсәсе бинасында Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында “Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге чарада дин әһелләре, остазлар, мөгаллимнәр, шул исәптән төрле иҗтимагый оешмалар һәм ЗАГС идарәсе вәкиле катнашты. Катнашучыларны «Иске шәһәр» префектурасы» префекты Айрат Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин һ.б. кунаклар сәламләде.
Сәламләүләрдән соң түгәрәк өстәл темасы буенча спикерлар чыгыш ясады. Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау өлкәсендәге проблемалар буенча фикер алышу һәм хәл итү юлларын эзләүдән гыйбарәт булды. Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков Коръәннең аятьләре, Пәйгамбәр ﷺ хәдисләренә таянып ир вә хатынның бурычлары, гаилә кору һәм аны саклау мөһимлеге турында сөйләп үтте. Ул Ислам тематикасы белән бәйле Гаилә кору мәркәзе булдыру кирәклеген ассызыклады, гаилә кору, гаиләнең фазыйләтләре, ир хакы, хатын хакы, әти-әни белән мөнәсәбәт һ.б. темалар буенча видеороликлар төшерү зарурлыгын искәртте.
Алга таба мөгаллимнәр һәм абыстайлар, яучылар, үз эшчәнлек тәҗрибәләреннән чыгып, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары, бала тәрбияләү, мөнәсәбәтләрне яхшырту кебек сораулар буенча фикер алышуда катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында шулай ук Хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Әбү Хәфс ән-Нәсәфинең “Иман” нәшриятында татар телендә дөнья күргән “Гакыйдә ән-Нәсәфия” китабы тәкъдим ителде, Апанай мәдрәсәсендә Коръән курсларында белем алган ир-атларга сертификатлар тапшырылды.
Белешмә. Вәлиуллы хәзрәт Якупов 1963нче елның 4нче сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987нче елда “Электрохимик җитештерү технологиясе” белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм “инженер химик-технолог” дипломы ала. Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1991нче елда Вәлиулла Якупов “Иман” нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – “Иман”, “Вера” газеталарының, “Мусульманский мир”, “Иман нуры” журналларының, еллык “Мөселман календаре”нең шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.
1998нче елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002нче һәм 2006нче елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак та билгеле.
2012нче елның 19нчы июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.