Федерация Советында 2024нче елгы хаҗ сезонын үткәрү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

19 июль 2024 ел 16:18
Федерация Советында 2024нче елгы хаҗ сезонын үткәрү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

Мөхәррам аеның 12нче көнендә (18нче июльдә), Федерация Советында Хаҗ буенча Советның 2024нче елгы хаҗ сезоны нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Әлеге чара Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе сенаторы Б.Б.Хамчиев һәм Россия Хаҗ миссиясе җитәкчесе Х.А.Асуев җитәкчелегендә үткәрелде.

Киңәшмәдә РФ Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәте, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Роспотребнадзор, Росавиация, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкилләре, Россия мөселманнарының төрле Диния нәзарәтләре, Россия хаҗ операторлары вәкилләре, шул исәптән “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов катнашты.

Утырышта катнашучылар киңәшмә барышында 2024нче елның хаҗ нәтиҗәләре турында доклад тыңлады, оештыручылар исә килеп чыккан проблемалар турында фикер алышты, шулай ук Мәккә һәм Мәдинә җирләренә сәфәрне оештыруны яхшырту буенча тәкъдимнәр яңгырады. Катнашучылар, килеп туган кыенлыкларга карамастан, хаҗның югары дәрәҗәдә тәмамлануын билгеләп үтте.

Фотосурәтләр: РФ Федераль Җыенының Федерация Советы.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана