Казанда БРИКС илләренең халыкара Коръән укучылар бәйгесе башланды. Жюрида Татарстан Нәзарәте казые эшли

24 июль 2024 ел 14:56
Казанда БРИКС илләренең халыкара Коръән укучылар бәйгесе башланды. Жюрида Татарстан Нәзарәте казые эшли

Бүген, Мөхәррәм аеның 18 нче көнендә (24 июль), Казанда БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясенә Коръән укучыларның халыкара бәйгесе тантаналы рәвештә ачылды. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре шурасы һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты (БГӘ) тарафыннан Татарстан Республикасы теләктәшлегендә оештырылды.

Бәйгедә 20 дән артык илдән, аерым алганда, БРИКС, гарәп-мөселман дөньясы, Африка һәм БДБ илләреннән иң көчле Коръән укучылар катнаша. БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясе изге Коръән текстларын оста уку буенча «Тиләвәт» номинациясендә уза. Бәйгедә Россия исеменнән Коръән-хафиз Ясир Додарбеков катнаша. 

Бәйгенең мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кыргызстан Мөфтие Габделгазиз Закиров, Председатель Кытай ислам ассоциациясе Рәисе Ян Фамин, Шәригать фәннәре докторы, фикһ  һәм Фикһ ысулы, шулай ук гакыйдә фәне белгече шәйх Сәйф ибн Али әл-Асри, халыкара жюри һәм санау комиссиясе әгъзалары һәм башкалар бар иде.

Чара Изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан хәзрәт Аббясов чыгыш ясады. Ул чараларны үткәргәндә теләктәшлек өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә аерым рәхмәт белдерде.

Халыкара бәйге кунакларына һәм анда катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде. Ул оештыручыларга конкурсны үткәрү урыны итеп сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм татар өммәтенең Коръән белеме өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтте. Әлеге казанышлар Коръән хафизларын һәм курра-хафизлар әзерләү, мүсхәфләр бастыру, кулъязма Коръән әзерләү һ. б. белән бәйле. Журналистлар белән әңгәмәдә ул шулай ук аларның игътибарын жюри составында Россияне Казан казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәковның тәкъдим итүенә юнәлтте. Шулай ук журналистлар игътибарыннан Казан өчен халыкара дәрәҗәдәге конкурс үткәрүнең яңа тәҗрибә булмавы да читтә калмады — 2022 елда, Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән елда, биредә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе узды.

Бәйгедә катнашучыларны Шарҗадагы Изге Коръән Академиясе башлыгы доктор Халиф Месбәх әт-Тунәйҗи рәислегендә Халыкара судьялар коллегиясе бәяләячәк. Жюри составына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы, Татарстан һәм Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков; Бангладеш Республикасының Баш Коръән укучысы Әхмәд Бин Йосыф; Изге Коръән буенча Югары Шура әгъзасы Голәмреза Шахмиве Эсфәхани (Иран); Ислам эшләре буенча Югары Шура каршындагы Коръәнгә хезмәт итү Югары комитеты әгъзасы Мәхер Мөхәммәд Гавбделнәби Фәрамәүи (Мисыр) керде.

БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясен ябу тантанасы РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин һәм мөхтәрәм кунаклар катнашында 2024 елның 26 июлендә 17:00 сәгатьтә «Корстон» кунакханәсенең концертлар залында узачак.

Чараны https://www.youtube.com/muslimtv сылтамасы аша кереп карарга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана