Татарстан Диния нәзарәтендә Катар Дәүләте делегациясе булды

24 июль 2024 ел 17:53
Татарстан Диния нәзарәтендә Катар Дәүләте делегациясе булды

Бүген, Мөхәррам аеның 18 нче көнендә (24 июль), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Катар Дәүләтеннән делегация килеп китте. Анда Дин эшләре буенча министр киңәшчесе Хәлиф Җәсем Кувари, ислам идарәсе җитәкчесе Мөхәммәд Җәбар Әл-Маннаи һ.б. керде. Хөрмәтле кунакларны Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Делегация әгъзалары Казанга «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» дип аталган V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде. Камил хәзрәт кунакларны Нәзарәтнең төп эш юнәлешләре, аерым алганда, Коръәнне өйрәнү һәм татар халкының бай дини мирасын мәңгеләштерү барышы белән таныштырды. Мөфти хәзрәт кунакларга рәхмәт тә белдерде: 2023 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Катар ярдәме белән, заманча халыкара стандартларга туры китереп, «Казан басмасы» мүсхәфен бастырып чыгарды. Камил кыскача гына әлеге басманы әзерләү белән дә таныштырып узды.

Кунакларны шулай ук кулъязма Коръәнне әзерләү проекты кызыксындырды. Бу Казанда үсеш алган тагын бер кызыклы юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә 30 җүзнең 25 е инде язылган. Бу эш –  тулысынча ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре – хаттатлар, Коръән-хафизлар һәм кыйраәт белгечләре казанышы. Проект Россиядә Коръән белеме һәм илебездәге ислам дини фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия. Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы шәех Мәъмүн ар-Рави Казан кулъязма Коръәне үрнәк мүсхәф булыр һәм аңа таянып башка мүсхәфләр дә язачаклар дип саный.

Очрашу азагында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алмашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана